Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада ике медик хатын-кыз контракт буенча хезмәт итәргә китте

Ике дус кыз, читтә кала алмыйча, илен сакларга китәргә җыена.

Ольга белән Александра корал тотып сафка басмаячак, ә яраланган солдатларны дәвалаячаклар. Ниятләре — тимер кебек ныклы, йөрәкләрендә — җиңүгә ышаныч. 

Бу батыр кызлар белән безнең хәбәрчебез хәрби комиссариат бинасында очрашты. Кырык яшьлек Ольга 14 ел буена травматолог булып эшләгән. Удмуртиядә туып үскән хатын-кыз берничә ел Түбән Кама хастаханәсендә хезмәт иткән. Хәзер исә тормышын үзгәртергә теләк белдергән — узган атнада махсус хәрби операциягә барырга контракт төзегән.

Ул дус кызын да үзе белән барырга өндәгән. «Без бу карарны кич белән чәй эчеп утырганда бергә кабул иттек. Үземә килгәндә, мин эшемне яратып башкарам, кеше тормышы — минем өчен иң кыйммәтле алтын. Илемнең иминлеген саклап калу өчен, мин барысын да эшләргә әзер!» — дип аңлатты түбәнкамалы. Махсус хәрби операция зонасына бару карарын ул тулысынча аңлап кабул иткән. Контракта кул куйганчы, берничә ай элек, волонтерлар белән берлектә, яңа кушылган территорияләргә барып кайткан. 

Карары турында беренче итеп Ольга әнисенә хәбәр итә. Өйдә ике баласы — 20 яшьлек улы һәм биш яшьлек кызы кала бит. Туганнары аның карарын хуплый. «РФ Оборона министрлыгыннан тиешле булган түләүләрне мин балаларыма белем бирү өчен тотачакмын дип хыялланам. Аларның иминлеге, бәхете, сәламәтлеге өчен тырышам. Илебез тарафыннан каралган ташламалар да бик зур ярдәм күрсәтәчәк дип ышанам», — диде Ольга. 

Аның дус кызы Александрага — 40 яшь. Ул Түбән Камада туып үскән, бала чактан ук хәрби медик булырга хыялланган. Хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек булуына бик шат. Хатын-кызның контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китүе турында ни бары сеңлесе генә белә икән. «Мин хезмәт итәргә әзер! Миңа РФ Оборона министрлыгыннан тиешле булган түләүләр ипотеканы капларга ярдәм итәчәк. Мин җиңел юллар эзләмим. Каршыбызда тау торса да, без аны урап түгел, аның аша үтәчәкбез», — дип елмаеп куйды Александра. Аның сөйләвенчә, әбисе дә үз вакытында фельдшер булып эшләгән, шуңа күрә үзе дә табиб һөнәрен сайлаган. 

Барлык документларны җыеп, юлга чыгарга әзер булгач, алар Мурманск өлкәсенә китәргә тиеш. 

2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan. ru сайтында белергә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев