Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада ике чит ил машинасы бәрелешкән

Бүген Шинчылар проспекты белән Менделеев урамы киселешендә ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Тойота автомобилен йөртүче, сулга борылу маневрын башкарганда, башка автомобильгә хәрәкәттә өстенлек бирмәгән.

Бәрелеш нәтиҗәсендә ике чит ил машинасының да өч пассажиры зыян күргән. Берсенә баш мие селкенү диагнозы куелган, икенчесендә умыртка сөяге сынган. Өченче зыян күрүче, Камри автомобиленең пассажир кызы, җиңелчә имгәнүләр алган.

Барлык зыян күрүчеләрне медицина учреждениесенә китергәннәр.

Юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре ачыклана.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев