Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада ике балалы гаилә яшәгән фатирда янгын чыккан

Гаиләгә матди ярдәм, шулай ук җыештыруда булышу кирәк.

Түбән Каманың Кайманов урамындагы 11 нче йортта 16 июньдә көннең беренче яртысында янгын чыккан. Уттан соңгы бишенче каттагы фатир зыян күргән.

НТР 24 телеканалына билгеле булганча, фатирда ике балалы хатын-кыз яши, алар зыян күрмәгән. Янгын вакытында алар өйдә булмый.

Фатир хуҗасы сүзләренчә, иртән, ул эштә булганда, аңа өлкән баласы шалтырата һәм кече баланың балкондагы тартмага ут төртүен, ләкин үзенең утны сүндерүе турында әйтә. Аннары балалар әниләренең эшенә китәләр. Вакыйга турында тулырак соңрак билгеле булачак. Гаиләгә матди ярдәм, шулай ук җыештыруда булышу кирәк. СТОС рәисе Артем Демидов, йорт буенча өлкәннәр, күршеләр, идарәче компания һәм йорт идарәсе ярдәм итәргә әзер икәнлекләрен белдерделәр инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев