Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада җиде мәктәпне саклауга 5 миллион сумга якын акча бүлеп бирәчәкләр

Финанслау бүлеп бирелә торган учреждениеләр исемлегенә 3 һәм 35 нче лицейлар, шулай ук 5, 7, 8, 19 һәм 21 нче мәктәпләр кергән.

Түбән Камада уку йортларын саклауга 4,9 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Мондый тендер Россиянең Дәүләт сатып алулары порталында бастырылды.

Документларда күренгәнчә, каравылчының 12 сәгатьлек сменада бер эш сәгате 162 сум торачак, айлык хезмәт хакы эш көннәре санына бәйле булачак — якынча 58 меңнән 60 мең сумга кадәр.

Билгеләп үтелгәнчә, сак хезмәткәрләренең корал һәм махсус чараларга керү мөмкинлеге булмаячак. Әмма сак предприятиесенең оператив-дежур часте белән тәүлек буе хезмәттәшлек итү мөмкинлеге булачак.

Сакчы вазифасына 7:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр мәгариф учреждениеләре территориясенә килүчеләрнең һәм транспортның керү-чыгуын контрольдә тоту керәчәк.

Финанслау бүлеп бирелә торган учреждениеләр исемлегенә 3 һәм 35 нче лицейлар, шулай ук 5, 7, 8, 19 һәм 21 нче мәктәпләр кергән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев