Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге 8дән 14 сәгатькә кадәр уза.

Түбән Камада узган ялларда, 15-16 мартта, язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.

Шәһәрдә ярминкәләр ике мәйданчыкта: «Комета» базары һәм Бызов базары территориясендә ачылды. Шулай ук Кама Аланы бистәсе базарында да ярминкә эшли башлады.

Крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның 30га якын вәкиле үз продукциясен тәкъдим итә: ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, җиләк, шикәр комы, он һәм башка продуктлар.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге 8дән 14 сәгатькә кадәр уза, дип сөйләде авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев