Түбән Камада язгы авыл хуҗалыгы ярминәләре башланды
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе Түбән Камада шимбә көннәрендә эшләячәк.
Шимбә көнне, 14 мартта, Түбән Камада Көньяк (Южная) урамындагы гипермаркет мәйданчыгында быелгы сезонның беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе тантаналы төстә ачылды.
Шәһәр мэры Радмир Беляев һәм Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин сәүдә рәтләрен карап чыктылар, сатучылар һәм халык белән аралаштылар, сәүдә ничек баруы белән кызыксындылар.
Ярминкәдә яшелчә, ит, сөт, колбаса, сыр, ярмалар һәм башка бик күп кенә файдалы продукция тәкъдим ителгән.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шимбә көннәрендә 8:00дән 14:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шулай ук ял көннәрендә «Комета» базарында да сату оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев