Түбән Камада «Яхшы күршелек фестивале» ишегалды чаралары белән дәвам итә
Барлык вакыйгаларга керү барлык теләүчеләр өчен дә ирекле.
15 июльдән 18 июльгә кадәр Түбән Камада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Татарстанда җәй» проекты нигезендә оештырылган «Яхшы күршелек фестивале» кысаларында чаралар сериясе уза.
Фестиваль программасында:
- 17 июльдә 15:00 дән 17:00 гә кадәр — «Безнең ишегалды уеннары» Химиклар проспекты, 14а (М (П)К «Гренада» янында);
- 17 июльдә 17:00 сәгатьтә — Төзүчеләр бистәсендә «Ура, каникуллар!» спорт чарасы (Романтиклар ур., 64, 66, 62);
- 18 июльдә 15:00 дән 17:00 гә кадәр — Химиклар проспекты, 14а йорты ишегалдында "Безнең ишегалды уеннары«ның дәвамы;
- 18 июльдә 17:00 сәгатьтә Мәктәп бульвары, 7/2 адресы буенча «Күрше фест» программасы кысаларында «Мәрхәмәтле ишегалды» проектын тантаналы ачу.
Әлеге чаралар күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытуга, балаларның ялын оештыруга һәм уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлдерелгән. Барлык вакыйгаларга керү барлык теләүчеләр өчен дә ирекле.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев