Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» сәнгатьле уку конкурсының җиңүчеләре билгеле

Бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» дип аталган конкурсының финалы узды.

Бәйгенең сайлап алу турына 219 гариза килгән, шуларның 70тән артыгы йомгаклау этабына чыккан. Нәфис сүз осталары Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендәге шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

«Бәйгедә катнашучыларның барысы да җитди әзерлек белән килгән. Алар шигырьләрнең эчтәлегенә туры китереп, матур милли костюмнар сайлаганнар. Бу исә конкурска аерым бер ямь өстәде», – дип билгеләп үтте Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Әнфисә Фәйзетдинова.

Бәйгенең 34 еллык тарихы бар. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр төрле яшь категорияләрендә билгеләнәчәк. Гадәттәгечә, бүләкләү тантанасы бөек шагыйрьнең туган көнендә – 26 нчы апрельдә узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев