Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Яшьләр үзәге өчен яңа урын билгеләнде

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

Элегрәк Түбән Кама автовокзалы бинасында урнаштырырга планлаштырылган яшьләр үзәге «Сибур Арена» янында урнашачак. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

«Без яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Фәрит Шәяхмәтов белән ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрында булдык һәм яшьләр үзәге «Сибур-Арена» янындагы бинага күчерелә дип килештек. Анда 2 мең кв. метр мәйданлы муниципаль объект бар, территориясе — 3 мең кв. метр, барысы да туры килә», — дип сөйләде «эшлекле дүшәмбе» барышында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев. Ул билгеләп үткәнчә, яшьләр үзәге өчен эскиз һәм концепция эшләнгән.

«Якын арада яшьләр белән ачык тыңлаулар уздырачакбыз һәм 2026 елда гамәлгә ашыра башлаячакбыз. Анда фиджитал-үзәк элементлары булачак, Мәскәү белән җиһазларны финанслау темасына килешүләр бар. Мин бу шундый көчле, спорт күзлегеннән «Сибур-Арена» белән бәйләнештә эшләячәк креатив, кызыклы үзәк булыр дип уйлыйм. Һәм 60 еллык юбилеена Түбән Кама искиткеч бүләк алачак», — дип уртаклашты Радмир Беляев.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев