Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада яшьләр җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли башлады

Барлык консультацияләр, шул исәптән психологлар һәм юристлар да, бушлай булачак.

Түбән Камада рәсми рәвештә яшьләр җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтендә әйтелгәнчә, ул яшьләргә хокукый ярдәм күрсәтәчәк.

Төп идея — хокукларны саклау мәсьәләләре буенча консультация бирү. Консультация туры режимда да, язма һәм электрон рәвештә дә бирелә.

Барлык консультацияләр, шул исәптән психологлар һәм юристлар да, бушлай булачак.

Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгатьләр кабул ителгән көнне теркәлә. Аннары проблеманы хәл итүнең мөмкин булган юллары эзләнә. Җавап 10 көн эчендә телдән яки язма рәвештә бирелә.

Моңа кадәр без Түбән Камада 29 июньдә Яшьләр көне бәйрәм ителәчәк дип хәбәр иткән идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев