Түбән Камада яшәүче тыл хезмәтчәне 102 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Озын гомерле тыл хезмәтчәнен туган көне белән Радмир Беляев һәм Сәрия Сабурская котлады.
Түбән Камада яшәүче Иклимә Әхмәтшина 102 яшь тулган көнен билгеләп үтә. Әле моннан бер-ике ел элек кенә әби әйбәт кенә йөреп торган, аралашкан. Хәзер күбрәк ята, ди аны караучы туганы. Ул балачактан ук Иклимә апасын ярата һәм аны эш сөючән, яхшы күңелле хатын итеп хәтерли.
Иклимә Әхмәтшина 1923 елда Зәй районының Бигеш авылында сигез балалы зур гаиләдә дөньяга килә, ул иң өлкәне була. Балачагы авыр була, укудан соң колхозда эшли. 18 яшь тулгач, сугыш башлана. Яшь Иклимәнең фронтка бик нык эләгәсе килә, ләкин кечкенә буйлы, бик ябык булганга аны алмыйлар. Җиңү көненнән соң ун ел Ташкентта яши. Туган ягына кайткач, дүрт балалы тол иргә кияүгә чыга. Түбән Кама төзелеше башлангач, гаилә шәһәргә күченеп килә.
Озын гомерле тыл хезмәтчәнен туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде, ул әби өчен инвалидлык алу мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев