Түбән Камада яшәүче ир-атның алимент түләмәгәне өчен скутерына арест салынган
Аның 136 мең бурычы җыелган булган.
Түбән Камада яшәүче ир-атның алимент түләмәгәне өчен скутерына арест салынган. Аның 136 мең бурычы җыелган булган.
Билгеле булганча, ул баласына өч ел дәвамында акча күчереп торган. Тик ир-ат алиментларның вакыт-вакыт индексацияләнүен исәпкә алмаган.
Нәтиҗәдә, түбәнкамалының шактый бурычы җыелган. Приставлар ир-атның скутерына арест салгач, ул бер-ике көн эчендә акча тапкан һәм бурычын каплаган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев