Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада яшәүче 100 яшьлек ветеранга Путинның котлау хатын тапшырдылар

Маһинур Заһретдинова күпсанлы бүләкләргә лаек була.

Түбән Камада яшәүче тыл хезмәтчәне Маһинур Заһретдинова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев сөйләгәнчә, аның балачагы һәм яшьлеге Бөек Ватан сугышының авыр елларына туры килә, ул вакытта ул, күп кенә яшьтәшләре кебек үк, колхозда, басуларда эшли, гомуми җиңүгә үз өлешен кертә.

Маһинур Заһретдинова күпсанлы бүләкләргә лаек була. Тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы инвалиды Хәсият белән бергә алар 45 ел бәхетле никахта яшиләр һәм җиде бала тәрбиялиләр. Бүген юбилярның зур һәм тату гаиләсе: 19 оныгы, 28 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 5 баласы (праправнук) бар.

Социаль хезмәткәрләр юбилярга бүләкләр белән килделәр һәм аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар.

Фото: t. me/radmirbelyaev

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев