Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада яшәп иҗат итүче Фәрит Вагыйзовның яңа китабы рус һәм татар телләрендә чыкты

Мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшем Фәрит Вагыйзов — Түбән Камада күпләргә таныш шәхес.

Казан дәүләт университетын тәмамлагач, ул 1983 елда Түбән Камага килә. Үзенең тормыш юлын, һөнәрен шәһәребез белән бәйли.

Ул күп еллар «Нижнекамский шинник» газетасында хәбәрче, мөхәррир, «Нижнекамский шинник» һәм «Чулман» газеталарының баш мөхәррире булып эшли. «Строительная панорама» газетасын чыгаруны оештыра, «Эфир» телекомпаниясендә яңа программалар чыгару буенча директор була. 

Менә 15 елга якын инде ул мәгариф системасында: мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Һөнәренең мондый борылыш алуына Фәрит Яхъя улының укытучылар гаиләсендә тәрбияләнүенең дә йогынтысы булгандыр. Бертуган сеңелесе Фәйрүзә дә шәһәребездә алдынгы укытучы, педагогия колледжы, соңрак мәктәп директоры буларак күпләргә таныш. Фәрит әфәнде мәгариф өлкәсендә дә уңышлы эшли. Аның укучылары Татарстан һәм Россиянең фәнни-гамәли конференцияләрендә, төрле бәйгеләрдә җиңәләр, призлы урыннар яулыйлар. Фәрит Яхъя улы үзе Казанда һәр елны үткәрелә торган «Истории славные страницы» — «Тарихның данлы битләре» дип аталган региональ фәнни—гамәли конференциядә, Түбән Кама муниципаль районының «Туган авылым тарихы» конкурсында жюри әгъзасы буларак мәктәп укучылары һәм студентларның эшен бәяли. Бу уңышлар — укытучының тырышлыгы, укучыларын фән өлкәсендә дә җитди әзерләвенең нәтиҗәсе. 

Фәрит Вагыйзов җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул шәһәрнең Аксакаллар Шурасы әгъзасы, Татарстан Совет офицерлары союзының Түбән Кама бүлеге әгъзасы, 11 нче мәктәпнең ветераннар Советы рәисе. Мәктәптә укучылар, укытучылар катнашында шәһәрнең күренекле шәхесләре — төзүчеләр, язучылар, ветераннар белән даими очрашулар үткәрә. 

Фәрит Яхъя улы төбәгебездә яшәгән халыкның тарихын да кызыксынып өйрәнә. Шәһәребезнең 11 нче мәктәбендә тарихи-төбәкара музей да аның тырышлыгы белән оештырылган, ул аны бүген дә җитәкли. Нинди генә экспонатлар юк анда! Музей киштәсендә хәтта Фәрит әфәнденең шәхси-архивыннан алынган әтисенеңсолдат чемоданы, көндәлекләре һәм башка материаллар урын алган. 

Фәрит Яхъя улы үзенең төп һөнәренә тугры калып, даими рәвештә мәкаләләр, юморескалар, хикәяләр яза, алар «Мәйдан», «Акчарлак», «Туган як» газета-журналларында дөнья күрәләр. Ул өч китап авторы, уннан артык әдәби-документаль жыентыклар редакторы. Иҗат иткән әсәрләрендә төрле актуаль проблемалар күтәрә. Мәсәлән, «Мәктәпләрдә мәш киләләр» мәкаләсендә яңартылган электрон программага күчүгә үз фикерен белдерә. практик буларак, уку-укыту процессында яңалыклар кертүдә, кимчелекләрне тәнкыйтьләү белән беррәттән, бу программаның уңай якларын да күрсәтә. Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бу электрон системага кагылышлы шактый сораулары булганлыгын да ассызыклый. Шулай ук Ф. Вагыйзов хәрби-патриотик теманы үз итә, аны яшь буынны тәрбияләү темасы да бик борчый. Күптән түгел генә дөнья күргән «Агыйдел суы алкын» китабында Бөек Ватан сугышы ветераннары, Чечня һәм Украинадагы хәрби конфликтта һәлак булган якташлары турында әсәрләр, яшь буынга багышланган кинофильмнарга рецензияләр урын алган. 

Укытучы — һәрчак укытучы инде! Балалар дөньясында кайнау Фәрит әфәнденең хикәяләрендә, юморескаларында күләмле урын алып тора. Мәктәп тормышыннан төрле кызык хәлләрне тасвирлый, катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлларын әсәрнең геройлары — балалар күзлегеннән аңлата белә, шулай итеп укучысының күңелен яулый. Публицистик материаллары эчтәлекле, аларда яңалыкка омтылыш хас, бүгенге көндә җәмгыятьтә еш күтәрелә торган актуаль мәсъәләләр яктыртыла. Фәрит Вагыйзовның яңа китабында әсәрләрнең ике телдә — рус һәм татар телләрендә булуы да бик отышлы — китапны берничә милләт вәкиле куллана ала дигән сүз. Китаптагы мәкаләләр, хикәяләрнең тәрбияви роле зур. Фәрит Яхъя улына иҗатында яңа уңышлар телим, юбилее белән котлыйм!

Рушания Габбасова, Түбән Кама шәһәре мәгарифенең ветераннар Советы рәисе урынбасары, «Кама таңнары» берләшмәсенең җаваплы сәркатибе. 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев