Түбән Камада яшь шофер җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән
Түбән Камада 21 яшьлек шофер җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган хатын-кызны бәрдергән. Шоферның машина йөртү стажы нибары 3 ай.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 10 февральдә, якынча 17:30 сәгатьтә, Төзүчеләр проспектындагы 48нче йорт каршында «Гранта» машинасын йөртүче 21 яшьлек егет хатын-кызны бәрдергән.
Зыян күрүчегә — 58 яшь, ул юлны көйләнмәгән (светофор булмаган) җәяүлеләр кичүе аша үткән. Аны «баш мие селкенүе» диагнозы белән хастаханәгә озатканнар.
Түбән Каманың Дәүләт автоинспекциясе искәртә: хәрәкәтсез юл кичүенә якынлашканда, шофер юлның торышын һәм һава шартларын исәпкә алып, җәяүлеләрне үткәрү өчен тизлекне алдан ук киметергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев