Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада «Яшь оста» конкурсының муниципаль этабы узды

Быел конкурска беренче тапкыр 3 компетенция кертелде: туризм, флористика һәм журналистика. Барлыгы бәйгедә 7 бала катнашты. Конкурсның төп максаты - балаларның һөнәри осталыгын үстерү, аларга төрле юнәлешләрдә үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге бирү.

«Журналистика» компетенциясендә шәһәрнең төрле балалар бакчаларыннан 3 тәрбияләнүче үз көчләрен сынап карады. Яшь каләм тибрәтүчеләргә интервью алу осталыгын күрсәтергә, әлеге һөнәр иясенә кирәкле сыйфатлар турында һәм алар нинди кораллар куллануы хакында сөләргә кирәк иде.

Нәтиҗәдә, 99нчы балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Динар Сәгъдиев җиңү яулады.
«Мин журналистика белән кызыксынам. Зур үскәч алып баручы булырга хыялланам!», - дип белдерде 7 яшьлек малай җиңү шатлыгын уртаклашып.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев