Түбән Камада ярыммарафон аркасында берничә урам буйлап хәрәкәт ябылачак
Машина йөртүчеләргә маршрутны алдан уйларга киңәш ителә.
Түбән Кама урамнары буйлап 12 июльдә ярыммарафон узачак. Шул сәбәпле, шәһәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, берничә урам буйлап автотранспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.
8:00 дән 12:30 га кадәр Төзүчеләр проспектыннан Лесная урамына кадәр Химиклар проспекты ябылачак, шулай ук Гагарин урамы белән кисешүдән алып «Строительный бума» га кадәр Лесная урамының ике ягында хәрәкәт чикләнә.
Октябрьнең 50 еллыгы урамының ике ягында хәрәкәт итүне 6:00 дән 14:00 гә кадәр чиклиләр.
8:00 дән 14:00 гә кадәр Химиклар проспекты буенча — Төзүчеләр проспекты белән кисешүдән алып Вахитов проспектындагы боҗрага кадәр юл ябыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев