Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада янгыннан бер баланы һәм хатын-кызны коткарганнар

Янгынның башлангыч сәбәбе — электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Түбән Камада Тынычлык проспекты буенча 28 нче күпкатлы йортның 7 нче катындагы фатирда янгын чыга.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, килеп җиткән янгын сүндерү расчетлары зыян күрүче битлеге ярдәмендә көчле төтен зонасыннан ике кешене — 33 яшьлек хатын-кызны һәм аның алты яшьлек кызын чыгарган.

Хәбәрдән билгеле булганча, фатир коридорындагы шкафта әйберләр янган, тарттырылган түшәм эрегән. Зыян күрүчеләр юк. Янгынның башлангыч сәбәбе — электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев