Түбән Камада янгында ике кеше һәлак булган
Сишәмбе, 17 февраль көнне, 15 сәгать 17 минутта Түбән Кама районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә Химиклар проспектында урнашкан күпфатирлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп иреште.
Янгын сүндерү барышында ике кешенең үле гәүдәсе табылган. Хәзер аларның шәхесләре ачыклана. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте. Беренчел фаразларга караганда, һәлакәт ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан. Янгын фатирның йокы бүлмәсендә чыккан.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен урынга Түбән Кама шәһәр прокуроры Илнур Гаянов килгән. Бу очрак буенча үткәрелә торган процессуаль тикшерүнең барышы күзәтчелек ведомствосы контролендә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев