Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада янгын сүндерүчеләр суга төшкән пошины коткарган

Операция ярты сәгать дәвам итә.

Түбән Кама сәнәгать зонасы территориясенә 5 июньдә иртәнге сәгать алтылар тирәсендә яшь поши керә. Анда ул суга төшә һәм мөстәкыйль рәвештә чыга алмый.

«Урман ягыннан тәбәнәк койма бар, күрәсең, ул аны сикереп кергән. Су эчәргә иелгән дә, таеп китеп, суга төшкән», — дип аңлатты янгын сүндерү хезмәте отрядының дежур сменасы башлыгы Владимир Шипков.

Урман хайванына ярдәмгә коткаручылар килә. Поши сулыкның текә һәм тайгак кырыйларыннан менә алмый, шуңа күрә күбрәк су өстәргә, ә почмакларга тукымасыман җәймә җәяргә булалар.

Баулар ярдәмендә хайванны кирәкле якка юнәлтәләр, аннан ул коры җиргә менә. Операция ярты сәгать дәвам итә.

Поши, койма аша сикереп, исән-имин табигатькә әйләнеп кайтты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев