Түбән Камада яңартылган мәшгульлек үзәге ачылачак
Бүгенге көндә анда капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән диярлек.
Эш сәфәре барышында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев Түбән Каманың Тукай урамы, 18 адресы буенча урнашкан «Шәфкать» — «Милосердие» үзәге бинасында булды. Тиздән анда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшли башлаячак. Бүгенге көндә анда капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән диярлек. Биналарны бизәү Бердәм «Россия эше» стилендә башкарылган. Мәшгульлек хезмәте модернизацияләнәчәк, хезмәтләр форматы һәм аларны күрсәтүгә якын килү үзгәрәчәк.
Шунда ук МФЦ — эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү өчен күпфункцияле зонаурнашачак. Бинаны яңартуга 32 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бызов урамындагы элеккеге бинадан яңасына күчү август аенда планлаштырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев