Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада яңа универсаль спорт залы төзелде

Җиңүнең 30 еллыгы урамында урнашкан ике катлы бинаның гомуми мәйданы 1 866,2 кв. метр тәшкил итә.

Түбән Камада универсаль спорт залы төзелде. ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе әлеге объект буенча проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә ясады.

Җиңүнең 30 еллыгы урамында урнашкан ике катлы бинаның гомуми мәйданы 1 866,2 кв. метр тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр НТР 24 телеканалына Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелегендә.

Беренче катта гардеробы булган вестибюль, ресепшн, каравыл бүлмәсе һәм универсаль бәдрәф, спорт залы, киенү бүлмәләре, медкабинет, җыештыру кирәк-яраклары бүлмәсе, персонал өчен бүлмә, техник бүлмәләр урнашкан.

Икенче катта тренерлар өчен душы һәм санузелы булган бүлмә, кухня, тренерларны укыту классы, җыештыру җиһазларын куя торган бүлмә һәм вентиляция камерасы бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев