Түбән Камада яңа туган балалар өчен кирәк-яракларны прокатка алу пункты эшли башлады
Түбән Камада яңа туган сабыйлар өчен беренче кирәк-яраклар прокат пункты ачылды. Ул «Милосердие» үзәгендә урнашкан.
Аның хезмәтләреннән ялгыз әниләр яки әтиләр, 35 яшькә кадәрге күп балалы ата-аналар һәм көндезге бүлектә укучы студент ата-аналар файдалана ала.
«Бу кирәк-яраклар балалы гаиләләргә бирелә. Исемлектә – тулы булмаган гаиләләр, 35 яшькә кадәрге күп балалы ата-аналар һәм көндезге бүлектә укучы студентларның яшь гаиләләре», — дип белдерде «Милосердие» үзәге директоры урынбасары Наталья Храмова.
Прокатының максаты - балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү. Биредәге барлык әйберләр дә бушлай бирелә. Үзегез белән документлар алып килергә генә кирәк — алар сезнең бу хезмәттән файдалана алучы категориягә керүегезне расларга тиеш.
«Алар балага бердәм пособие алырга тиеш, РФ гражданлыгы булу һәм Татарстанда теркәлү мөһим. Шулай ук салымнар буенча бурычлары булмаска тиеш. Паспорт һәм туу турында таныклык күрсәтергә кирәк булачак», - дип аңлатты «Милосердие» үзәге директоры урынбасары Наталья Храмова.
Кирәк-яракларны арендага алу вакыты аларның максатына карап төрле булырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны «Милосердие» үзәгендә яки +7 (8555) 42-46-63 телефоны буенча белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев