Түбән Камада Яңа ел маскарад костюмнарына конкурс башланды
Анда теләге булган һәркем катнаша ала.
Түбән Камада Яңа ел маскарад костюмнары конкурсы игълан ителде. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.
Оригиналь костюмны әзерләргә, мөстәкыйль рәвештә тегәргә яки сатып алырга кирәк. Үзеңне катнашучы сыйфатында теркәү өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Түбән Кама мәдәнияте» бергәлегендә яки «Нардуган» ансамбле төркемендә пост астында комментарий калдырырга кирәк.
Кием Яңа ел тематикасына туры килергә тиеш. Яшь буенча чикләүләр юк. 26 декабрьдә 18:30 сәгатьтә Нефтехимиклар паркында Чыршы шәһәрчеген ачу тантанасына костюмда килеп, аны жюри хөкеменә тәкъдим итәргә мөмкин булачак. Җиңүчеләрне конкурс партнерларыннан призлар көтә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев