Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Яңа ел бәйрәмнәре тыныч узды

Шәһәр администрациясе бинасында бу елда беренче тапкыр җитәкчеләрнең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды. Түбән Кама мэры озын яллар вакытында шәһәр хезмәтләре эшенә нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар билгеләде.

Радмир Беляев белдерүенчә, Яңа ел каникуллары тыныч узды. Тик «көйсез» һава торышы коммуналчылар эшен шактый катлауландырды. Шәһәр урамнарын кардан чистартуга 45 берәмлек техника чыкты, эшләр тәүлек әйләнәсе алып барылды.

«Беренче сменада - 29, икенчесендә - 16 берәмлек махсус техника эшләде. Тротуарлар, җәяүлеләр кичүләре һәм тукталыш мәйданчыкларын җыештыру өчен көненә уртача 60 хезмәткәр җәлеп ителде, барлыгы 15 меңнән артык кубометр кар чыгарылды», - дип белдерде Ренат Шакиров.

Авария бригадалары тәүлек буе кизү торды. Узган ел шәһәрдәшләрдән 1400дән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән булса, быел нибары 298. Радмир Беляев әйтүенчә, коммуналчылар, торакчылар, транспорт предприятиеләре – тулаем алганда, бөтен шәһәр хезмәтләре көйле эшләде.

Көч структуралары да көчәйтелгән режимда эшләде. Каникуллар вакытында җәмәгать тәртибен саклауга 500дән артык кеше җәлеп ителде. Киңәшмә ахырында иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр, аларга дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев