Түбән Камада Яңа ел: 31 декабрьдә шәһәр бәйрәме һәм Нефтехимиклар паркында шугалак
Яңа елга әзерлек башланган инде.
Нефтехимиклар паркында шугалак барлыкка киләчәк, ә 31 декабрьдә «Гаилә» паркында Үзәк чыршыда салют белән Яңа ел бәйрәме программасы узачак — Яңа ел бәйрәмендәге яңалыклар турында Түбән Кама мэры Радмир Беляев сөйләде.
«Яңалыклар арасында — быел «Нефтехимиклар» паркында яңа чыршы урнаштырылачак, аның тирәсендә шугалак ясала. Бу кышта Түбән Камада барлыгы 8 шәһәр һәм 19 ишегалды шугалагы булачак», — дип язды Радмир Беляев үзенең телеграм-каналында.

Үзәк чыршы «Гаилә» паркында урнаштырыла, аны ачу 19 декабрьгә билгеләнгән. Бу датадан соң чиратлап башка чыршылар да ачылачак.
«31 декабрьдә барлык түбәнкамалыларны һәм шәһәр кунакларын «Гаилә» паркындагы Үзәк чыршы янына җыелырга чакырам! 22:00 гә кадәр Яңа ел кичке программасы планлаштырыла, ул салют белән тәмамланачак. Мондый бәйрәм безнең шәһәрдә беренче тапкыр уздырылачак, әмма безнең күркәм традициягә әверелергә тиеш. Яңа ел — гаилә бәйрәме, Түбән Кама — бер зур гаилә. 31 декабрьне шәһәрнең төп Яңа ел мәйданчыгында бергә үткәрәбез», — дип планнар белән таныштырды Радмир Беляев.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, Яңа елга әзерлек башланган инде: яктылык конструкцияләрен, гирляндаларны һәм декоратив элементларны ремонтлау һәм торгызу эшләре бара. Шулай ук бизәү элементлары сатып алыначак, бу эштә шәһәр төзүче предприятиеләр һәм эшмәкәрләр дә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев