Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада яңа автобус маршруты эшли башлады

Белгечләр киләчәктә маршрутны Яндекс. Карты мобиль кушымтасына бәйләү мөмкинлеген карыйлар.

Түбән Камада НШЗ-45 номерлы яңа автобус маршруты гамәлгә керде, ул Тынычлык һәм Вахитов проспектларын шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре белән тоташтыра. 

Автобус Тынычлык проспекты — Вахитов проспекты — Сүбәләк урамы — 2 нче сәнәгать урамы маршруты буенча хәрәкәт итә. Ул 6.00 сәгатьтә 45 нче микрорайон тукталышыннан Шин заводының соңгы тукталышына кадәр бара. 

Соңгы рейс 45 нче микрорайон тукталышыннан 17.46 сәгатьтә китә һәм 18.21 сәгатьтә Шин заводы тукталышыннан кире шәһәргә кайта. 

Белгечләр киләчәктә маршрутны Яндекс. Карты мобиль кушымтасына бәйләү мөмкинлеген карыйлар. Тиздән автобуслар хәрәкәтен шул кушымтадан күзәтергә мөмкин булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев