Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли

Барлык товарлар да арзан бәядән турыдан-туры җирле җитештерүчеләрдән сатыла.

Түбән Камада «Комета» базар комплексы территориясендә, Көньяк урамындагы «Магнит» гипермаркеты каршында һәм Кама Аланында традицион көзге ярминкәләр эшли башлады. 

Килүчеләр кош, сыер һәм дуңгыз ите, сөт әйберләре, бәрәңге, яшелчә, йомырка, шулай ук шикәр, көнбагыш мае, он һәм кондитер әйберләре сатып ала алалар. 

Барлык товарлар да арзан бәядән турыдан-туры җирле җитештерүчеләрдән сатыла.

Ярминкәләр 28 декабрьгә кадәр һәр шимбә һәм якшәмбе иртәнге 8дән көндезге икегә кадәр эшләячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев