Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Һава-десант гаскәрләренең 95 еллыгына багышланган митинг узачак

Чара сугышчы-интернационалистларга истәлекле комплекс янында узачак.

Түбән Камада 2 августта Һава-десант гаскәрләренең 95 еллыгына багышланган митинг узачак.

Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте язганча, башлану иртәнге сәгать 10 га планлаштырылган. Чара сугышчы-интернационалистларга истәлекле комплекс янында узачак.

Митинг шәһәр хакимияте вәкилләрен, сугыш хәрәкәтләре ветераннарын, һәлак булган хәрбиләрнең туганнарын, мәктәп укучыларын һәм Түбән Камада яшәүчеләрне җыячак.

«Митингта катнашучылар бер минут тынлык белән хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның якты истәлеген хөрмәтләячәкләр», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев