Түбән Камада «Һәркем өчен ачык шәһәр» фестивале узачак
Мастер-классларда катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә, урыннар саны чикләнгән.
Түбән Каманың «Гаилә» паркында 21 июньдә 12:00 дән 18:00 гә кадәр «Һәркем өчен ачык шәһәр» — «Город, открытый для всех» фестивале узачак.
Мастер-классларда катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә, урыннар саны чикләнгән.
Төп сәхнә
12:00 тантаналы ачылыш, Павел Буханов чыгышы
12:15 фестиваль кунаклары өчен конкурслар
13:15 фестиваль коллективларын һәм мәйданчыкларын тәкъдим итү
13:30 «НеЗаМи» иҗат коллективы чыгышы
14:00 фестиваль кунаклары өчен интерактивлар
15:00 җырчы Вероника Лазарева чыгышы
16:45 «Илһам» иҗат коллективы чыгышы
17:15 фестивальнең тантаналы ябылуы һәм фестиваль активистларын бүләкләү
17:30 бию флешмобы
«Иҗат өчен ачык шәһәр» чатыры
12:15 — 13:15 тәлинкәләргә рәсем ясау, Түбән Каманың 23 нче мәктәбе
13:15 — 14:00 курчаклар ясау, Түбән Каманың 23нче мәктәбе
14:00 — 15:00 фоамираннан чәчәкләр ясау, «Өмет» интернат-мәктәбе
15:00 — 16:45 «НеЗаМи» коллективыннан музыка кораллары музее
16:45 — 17:30 киндергә рәсем ясау, Инвалид балаларның ата-аналары ассоциациясе
«Яңа тәҗрибә өчен ачык шәһәр» чатыры
12:15 — 14:00 «Собиратели опыта» театраль инклюзив лабораториясе
14:00 — 15:40 «О слухе с заботой: для взрослых и детей» лекциясе, АНО «Я тебя слышу»
15:30 — 16:45 гаилә тарихы дәресләре, ГУЛАГ тарихы музее/Мәскәү Музее
16:45 — 17:30 ишарәләр теле дәресләре, Түбән Кама интернат-мәктәбе
«Аралашу өчен ачык шәһәр» чатыры
12:15 — 14:00 үзенчәлекле дуслык: башкаларга охшамаган кешеләр белән ничек аралашырга, Балалар авыллары — SOS
14:00 — 15:00 җырчы Вероника Лазарева белән мотивацион очрашу һәм фотосессия
15:30 — 16:45 сукыр тарихчы, «Особый взгляд» программасы журналисты Павел Леонов белән мотивацион очрашу
16:45 — 17:30 адаптив кросс-фит атлеты һәм тренеры, уктан ату буенча спорт мастеры Наталья Рыжова белән мотивацион очрашу һәм фотосессия
«Белем өчен ачык шәһәр» чатыры
12:15 — 14:00 «Инклюзив» иҗат лабораториясе, коллаж һәм фотоколлаж, графика, рәсем кебек яңа техникаларны үзләштерәбез
14:00 — 15:30 Pure Sense — сукыр кешеләр ясаган хуш исләр остаханәсе, парфюмер Анастасия Вислобоковадан хуш исләр буенча мастер-класс
15:30 — 16:45 эшкәртелгән пластиктан бизәнү әйберләре ясау, «Рубаха» АНО
16:45 — 17:30 3D открыткалар ясау, «Игелекле Түбән Кама шәһәре» АНО
«Спорт, һәркем өчен ачык» спорт почмагы
12:45 — 16:45 Наталья Рыжовадан уктан ату буенча мастер-класс
12:45 — 16:45 параолимпия чемпионы Николай Лукьяновтан фехтование буенча мастер-класс
Бәйрәм вакытында фестиваль территориясендә 12:15тән 17:30га кадәр:
— Аниматорлар
— Балалар өчен аквагрим
— «В моей душе я танцую» фотокүргәзмәсе
Керү ирекле. 0+
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев