Түбән Камада гриппка каршы вакцинация башланды
Беренче булып гриппка каршы прививканы медицина хезмәткәрләре ясаткан.
Түбән Кама балалар район хастаханәсендә прививка ясату кампаниясе башланды. Хастаханәнең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, беренче булып гриппка каршы прививканы медицина хезмәткәрләре ясаткан. 1 августта 97 хезмәткәргә «Утрикс Квадри» препараты белән прививка ясалган.
«Бу аларга авыруны җиңелрәк кичерергә һәм авыруның катлаулану куркынычын киметергә ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үттеләр хастаханәдә.
Табиблар әйтүенчә, 6 айлык балаларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле хатын-кызларга, шулай ук хроник авырулы пациентларга прививка ясату аеруча мөһим. Өстәвенә, моны эпидсезон башланганчы эшләргә кирәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев