Түбән Камада «Гранта» машинасын йөртүче хатын-кызны бәрдергән
Хатын-кыз юлны җәяүлеләр кичүе буенча светофорның рөхсәт сигналына чыккан.
Түбән Камада 10 декабрьдә Гагарин урамында хатын-кызны машина бәрдерә.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, авария «Эссен» сәүдә үзәге янындагы юл чатында килеп чыккан. Анда, беренчел мәгълүматлар буенча, иртәнге сәгать 10 тирәсендә «Лада Гранта» автомобиленең 20 яшьлек йөртүчесе уңга борылганда 59 яшьлек хатын-кызны бәрдергән, хатын-кыз юлны җәяүлеләр кичүе буенча светофорның рөхсәт сигналына чыккан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчене, төрле җәрәхәҗләр белән хастаханәгә китергәннәр. Авариянең барлык шартлары ачыклана.
Фото: t. me/GIBDDNIGNEKAMSK
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев