Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә яңа җитәкче билгеләнде

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте.

Бу вазифага Роза Салихова билгеләнде. Ул 1983 елдан бирле санитар-эпидемиологик күзәтчелек өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган белгеч.

Түбән Кама мэры билгеләп үткәнчә, Роза Салихова элек Татарстан Республикасының төрле районнарында эшләгән, ә хәзер Түбән Кама муниципаль районы командасына кушылган.

Радмир Беляев яңа җитәкчегә эшендә уңышлар теләде һәм халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча барлык бурычлар үтәләчәгенә ышаныч белдерде.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев