Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада «Геройларга җылылык бүләк ит» хәйрия акциясе дәвам итә

Акция 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Шәһәрдә «Түбән Кама геройларына җылылык бүләк ит» акциясе кысаларында сугышчыларга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, хәйрия акциясенең инициаторы — шәһәр һәм район башлыгы Рамил Муллин. Түбәнкамалылар өчен амунициянең мең ярым база җыелмасы сатып алу планлаштырыла. Һәр комплектка сыйфатлы термобелье комплекты, тактик перчаткалар, тезлекләр, балаклавалар, аптечка, аккумуляторлар һәм башка беренчел кирәкле әйберләр керәчәк. Аларның һәркайсы сугышчыларның теләкләрен исәпкә алып тулыландырылачак.

Акция Ватанны саклаучылар көненә багышлана. Акчаларны добро-нк.рф сайтында «Пожертвования» бүлегендә Түбән Кама волонтерлык үзәгенең хәйрия счетына яисә «Түбән Кама волонтерлык үзәге» АНО счетына күчерергә була.

Сугышчыларга хатлар, открыткалар һәм рәсемнәр белән ярдәм итәргә мөмкин. Алар һәр солдат җыелмасына салыначак. Хат-рәсемнәрне Химиклар урамы, 72б һәм Студентлар урамы, 9 адресы буенча кабул итәләр. 

Акция 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев