Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада «Гаилә» паркында «Түбән Кама — бәхетле гаиләләр шәһәре» фестивале узды

Чарада озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр.

Гаилә елы уңаеннан, шәһәрнең «Гаилә» паркында «Түбән Кама — бәхетле гаиләләр шәһәре» фестивале узды. 

Чарада озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр, никахлашу тантанасы узды, ачык һавада кино күрсәтелде. Кунаклар өчен мавыктыргыч осталык дәресләре, төрле бәйгеләр, спорт уеннары оештырылды, иҗат коллективлары чыгыш ясады. 

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру тантанасында 30 елдан артык мәхәббәтләрен саклап, татулыкта яшәгән Тихоновлар, Мыльниковлар, Инешиннар, Лотфуллиннар, Ефимовлар бүләкләнде. Бу гаиләләргә медальләрне Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов тапшырды. 

Бәйрәмнең тагын бер истәлекле мизгеле — туачак баланың җенесен белү. Миләүшә һәм Рөстәм Әхтәмовлар гаиләсе икенче сабыйларын көтә, аларның инде кызы Самина үсә. Бу юлы аларның уллары туачак. 

Йөкле хатыннарның йөклелек һәм ана булу матурлыгын күрсәтеп чыгыш ясавы да нур өстенә нур булды. Булачак әниләр, яңа туган һәм инде үсеп җиткән балалары булган әниләр сәхнә тотты. 

Күптән түгел өченче балалары туган 5 гаиләне дә хөрмәтләделәр. Түбән Кама районы социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Власенко аларга «Күпбалалы гаилә» статусын раслаучы документ тапшырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев