Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте

Чара Факил Сафин иҗат иткән җырлар белән үрелеп барды.

Яшь тамашачы театрында, Түбән Камада әле беренче тапкыр гына оештырылган Татар әдәбияты көне кысаларында, язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте. 

Чарада әдәбиятыбызның күренекле әдипләре: Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре Марсель Галиев, Нәбирә Гыйматдинова, Газинур Морат, халкыбызның яраткан шагыйрәсе Шәмсия Җиһангирова, якташыбыз, шагыйрә Альбина Мортазина, Мөслим төбәгеннән килгән кадерле кунаклар — Г. Тукай исемендәге бүләк иясе, халык язучысы Фоат Садриев; А. Алиш премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, популяр җырлар авторы Лилия Садриева; ут күршеләребез — Яр Чаллы каласының өметле яшь шагыйрәләре катнашты. Кунаклар «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән бергә шәһәребез мәктәп-гимназияләрендә булып, әдәбиятка гашыйк, каләм тибрәтүче укучылар һәм укытучылар белән очрашты. 

Әдәбият көне Яшь тамашачы театрында язучы, шагыйрь, ТРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте. Кичә герое бик популяр шәхес — мактаулы исемнәрен саный башласаң, кул бармаклары гына җитми. Югарыда әйтелгәннәргә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый, А. Алиш, Россия язучыларының А. Грибоедов исемендәге премияләр иясе булуын да әйтеп үтмәсәк, зур хата булыр иде. 

Факил Сафин Мөслим районы Әмәкәй авылында туган. Комсомол секретаре, укытучы, мәдәният йорты җитәкчесе, мәктәп директоры булып эшләгән. 1984 елдан Чаллы каласына күченеп килеп, автозаводта җыючы, бригадир вазифаларын башкарган. Чаллыда нәшер ителүче «Көмеш кыңгырау», «Фән һәм мәктәп», «Мәйдан» басмаларын оештырып, аларны популярлаштыруга күп хезмәт куйган. Боларга өстәп, әдәбият өлкәсендәге эзләнүләрен, бихисап публицистик, тәнкыйть язмаларын, 200дән артык җыр авторы булуын да исәпкә алсак, талантына таң калмалы! 

Шул уңайдан, алып баручыларның «Гигант хезмәтләрегезне хөрмәт итми мөмкин түгел. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге эшен югары дәрәҗәдә оештырып алып барасыз, инде берничә ел Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасын җитәклисез. Каян барысына да вакыт җиткерәсез, Сезгә нәрсә көч, илһам, мәдәт бирә?» — дигән соравы бик урынлы булды. «Үз тирәңә булдыклы, яшь көчләрне берләштергән команда җыю, һәрнәрсәне төптән уйлап максат кую һәм бергәләп аңа ирешү юлларын эзләү», — дип җавап бирде әлеге сорауга юбиляр. 

Факил Сафин — калебенә шигырь орлыгы салынган күп кенә егет-кызга Шигърият дигән олы юлга чыгарга хәерфатиха биргән, иңнәренә канат куйган кеше дә. Кичәгә шуларның бер төркеме Факил абыйларын котларга, аңа булган рәхмәтләрен җиткерергә килгән иде. Шагыйрәләр Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Имамова, алар командасына Түбән Камадан кушылган яшь иҗатчылар Алия Зартдинова белән Айдар Нуриев чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде. 

Талантлы якташларын сәхнәдән Мөслим делегациясе дә котлады. Алар юбилей чараларының йомгаклау өлеше әдипнең туган ягында көз айларында уздырыласын, оештыру эшләренең инде бүгеннән үк башлануын әйтте. 

Казан язучылары Факил Сафинны 90 нчы еллардан бүгенгә кадәр без яшәгән дәвер хакында иң күп язган автор, ягъни бүгенге көн язучысы дип атады. «Әдәби марафон» рейтинглары буенча да иң алдынгылар рәтендә ул. Әдәбиятка кагылышлы фәнни-гамәли конференцияләрдә, әдәбият галимнәренең мәкаләләрендә исеме бик еш күренә. Әдипкә, соңгы елларның иң күп укылган авторларның берсе, дип югары бәя бирделәр.

Чара Факил Сафин иҗат иткән җырлар белән үрелеп барды. Чаллы талантлары Илсөяр Зарипова, Дания Сибгатуллина, шәһәребезнең күренекле җырчылары Илһам Хисмәтуллин, Рөстәм Мортазин чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Түбән Каманың 49нчы балалар бакчасында тәрбиячләнүче нәниләр дә очрашуга буш кул белән килмәгәннәр — берсеннәнберсе матур шигырьләрен сөйләп, шагыйрь абыйларының кулын кысып котлады балалар.

Кичә бер тында үтте. Монда, билгеле инде, чараны алып баручыларның да өлеше зур булуы бәхәссез. Ә алар — Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина белән «Илһам» эстрада ансамбле җырчысы Илшат Хәбибуллин. Гүзәлия ханым бәйрәм кичәсенең сценарий авторы да әле. Анысы да үзенчәлекле итеп язылган иде — шигъри әңгәмә форматында оештырылган чаралар җанлы, ихлас булулары белән истә кала шул. 

Бәйрәм чарасын югары дәрәҗәдә оештырган шәһәр мәдәният идарәсе, Түбән Кама китапханәләр берләшмәсенә әдәбият сөючеләр исеменнән олуг рәхмәтебезне ирештерәбез һәм мондый эчтәлекле, күңелгә үтеп керә торган чаралар алга таба ешрак оештырылыр дигән теләктә калабыз.

Эльмира ГАЙНЕМӨХӘММӘТОВА, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре.
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев