Түбән Камада фронт өчен маскировка челтәрләре үрү эше дәвам итә
«Гаилә» үзәгендә бу мөһим эш инде ике ел дәвам итә.
Түбән Камада фронт өчен маскировка челтәрләрен үрү эше бер генә көнгә дә тукталмый. «Гаилә» үзәгендә ике ел эчендә меңгә якын масксетка җитештергәннәр.
Маскировка челтәрләрен үрә башлаучыларны тәҗрибәле волонтерлар өйрәтә, бу, беренче карашка, кыен эш түгел, ләкин үз нечкәлекләре бар. Төп таләп — нык торсын өчен тукыманы дөрес итеп киертергә кирәк.
Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте студентлары челтәр үрергә еш килә. Моны кемдер кушканга түгел, үзләре теләп эшлиләр.
«Гаилә» үзәгендә бу мөһим эш инде ике ел дәвам итә. Бу вакыт эчендә 18 мең квадрат метр маскировка челтәре эшләнгән. Фронтка меңгә якын ятьмә тапшырылган.
Монда теләсә нинди ярдәмгә шат булачаклар. Эшче куллар да, челтәрләр җитештерү өчен материал да таләп ителә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев