Түбән Камада Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды
Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.
Түбән Кама шәһәренең 28 нче мәктәбендә татар әдәбияты күгендә балкып янучы язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Факил Сафин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге сайтында хәбәр ителә.
Ул — Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Абдулла. Алиш, Илдар Юзеев исемендәге премияләре лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе, Мөслим районының һәм Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины.
Чарада 26нчы, 27нче, 28нче, 34нче мәктәп укучылары катнашты. Факил Сафин укучыларны тормыш юлы белән таныштырды, ялкынлы шигырьләрен укыды. Чара матур биюләр, җырлар, шигырьләр, курай моңнары белән үрелеп барды. Алып баручылар сораулар ярдәмендә укучыларның белемнәрен дә тикшереп алды.
Фото: https://sptatar. com/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев