Түбән Камада Евгений Королевның 111 еллыгына багышланган хәтер митингы узды
Уд Евгений Королев исемен йөртүче политехника көллиятендә үткәрелде.
Түбән Камада Социалистик Хезмәт Герое Евгений Королевның 111 еллыгына багышланган хәтер митингы узды.
Түбән Кама төзелешенә, тарихына һәм үсешенә зур өлеш керткән легендар шәхес Евгений Королев исемен йөртүче политехника көллиятендә хәтер митингы узды. 14 ноябрь — бу легендар шәхеснең туган көне иде.
Евгений Королевны искә алу чарасына Чаллыдан Юрий Петрушин килде. Петрушин — автошәһәрнең беренче төзүчеләр советы рәисе. Ул шул елларга багышланган «Дорогами памяти» дип аталган китап чыгара. Китапның бер бүлеге Евгений Королевка багышланган. Анда аның фотосурәтләре һәм истәлекләре урнаштырылган.
Евгений Королев үзенең 70 еллык хезмәт стажының 38 елын Түбән Камага багышлый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев