Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада этләрне кайда, ничек һәм ничә сумга чиплаштырырга мөмкин

Беренче чиратта бу процедура югалган этне тиз арада табу яки хайванны урамга чыгарып ташлаган хуҗасын белү өчен кирәк.

Түбән Кама районында 1 350 дән артык эт хуҗасы чиплаштыру ярдәмендә үзләренең хайваннарын «Хорриот» базасына керткән.

Беренче чиратта бу процедура югалган этне тиз арада табу яки хайванны урамга чыгарып ташлаган хуҗасын белү өчен кирәк. Чипны укол ярдәмендә кертәләр. Бу — авырта торган процедура түгел, бөртек зурлыгындагы чип эткә бернинди уңайсызлык тудырмаячак.

Бөтен процедура берничә секунд эчендә башкарыла. Табиб укол ясый — чип шприц энәсендә урнашкан. Аннары ветеринар шунда ук чипны махсус прибор белән сканерлый.

Эткә чип куйдыру өчен алдан язылу таләп ителми. Хуҗа кешегә эте белән бергә Спортивная урамы, 12в адресы буенча урнашкан ветеринария хезмәтенә паспорт һәм ИНН күчермәсе белән килергә кирәк. Процедураның бәясе — 250 сум.

Чип кертелгәннән соң этне «Хорриот» базасына кертәләр, анда хайваннарны идентификацияләү һәм исәпкә алу турында мәгълүмат бирелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев