Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада этилен заводы факелының төтенләп яну сәбәбен аңлаттылар

Факелга чыгу — вакытлыча күренеш.

28-30 сентябрь көннәрендә «Түбән Кама Нефтехим» ның этилен заводында технологик операция белән бәйле рәвештә факелның төтенләп януы көтелә. Бу технологик регламент һәм инструкцияләр белән каралган, дип аңлаттылар предприятиедә.

Җиһазлар стандарт режимда эшләгәндә, углеводородлар тулысынча диярлек сәнәгать җайланмаларына керә. Технологик режим үзгәргәндә, калган чимал факелга бирелә һәм утильләштерелә. Бу — бөтен дөньяда кулланыла торган иң куркынычсыз ысул.

Факелга чыгу — вакытлыча күренеш, штат режимына тулысынча чыккач — туктатылачак. Бу халыкка һәм әйләнә-тирә мохиткә бернинди дә куркыныч тудырмый. Бу турыда тиешле хәбәрнамә күзәтчелек органнарына җибәрелгән.

Барлык операцияләр дә расланган программа буенча, атмосферага нормадан тыш ташлауларны булдырмау буенча эшләнгән чараларны төгәл үтәгәндә башкарыла. 

«Түбән Кама Нефтехим» экологик ачыклык принципларын уртаклаша һәм атна саен атмосфера һавасының сыйфаты турында мәгълүматны рәсми сайттагы «Экологик мониторинг» кушымтасында бастыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев