Түбән Камада эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе теркәлгән
Ел башыннан өч вакансия ярминкәсе уздырылган.
Түбән Кама районында эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы түбән. 2025 ел башына халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә нибары 396 кеше исәптә тора, бу үткән ел белән чагыштырганда 14 процентка кимрәк. Бу хакта шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ирина Герасименкова «эшлекле дүшәмбе»дә хәбәр итте.
Герасименкова билгеләп үткәнчә, ел башыннан 3 вакансия ярминкәсе уздырылган, аларда 166 кеше булган. Шулай ук пенсия яшенә җиткән гражданнарны, инвалидларны, СВОда катнашучыларны эшкә урнаштыру эше дәвам итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев