Түбән Камада эшсезләрнең яртысыннан күбрәген хатын-кызлар тәшкил итә
Районда эшсезлек дәрәҗәсе 3,8 %.
Май башына алынган мәгълүматлар буенча, Түбән Кама районында эшсезлек дәрәҗәсе 3,8%.
Эшсезләр санының 66 процентын хатын-кызлар, 22 процентын 14 яшьтән 29 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә.
Шәһәрнең «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» мәгълүматлары буенча, хезмәт базарында иң кирәкле белгечлекләр: бетончылар, автомобиль йөртүчеләр, автобус йөртүчеләр, йөк төягеч йөртүчеләр, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручылар, җыештыручылар, разнорабочийлар, слесарь-ремонтчылар, монтажчылар, аш-су осталары, тәрбиячеләр, укытучылар, шулай ук табиблар һәм шәфкать туташлары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев