Түбән Камада эшмәкәрлек Советы эшен яңартырга планлаштыралар
Анда инвестиция проектлары, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Түбән Камада район башлыгы каршындагы эшмәкәрлек Советы эшен яңартырга уйлыйлар. Анда инвестиция проектлары, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Совет кече һәм урта бизнес һәм шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләр арасында, шулай ук бизнес һәм шәһәр арасында хезмәттәшлекне үстерәчәк.
Бу хакта җитәкчеләрнең атналык планеркасында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының Түбән Кама районы буенча департаменты директоры Евгений Борисов сөйләде.
Шулай ук ул Түбән Кама районында эшмәкәрлекне үстерү буенча эш турында хисап тотты. Борисов сөйләгәнчә, узган ел шәһәрдә эре инвестицион форумнар уздырылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев