Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада электр самокатлары өчен тыелган зоналар билгеләячәкләр

Шәһәр хакимияте, халыкның куркынычсызлыгын һәм уңайлылыгын тәэмин итү максатыннан, электр самокатлары өчен кагыйдәләр эшли.

Түбән Камада электр самокатларының хәрәкәт итү тизлеге чикләнгән яки аларны куллану тулысынча тыелган участоклар билгеләнәчәк. Бу хакта администрациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр хакимияте, халыкның куркынычсызлыгын һәм уңайлылыгын тәэмин итү максатыннан, электр самокатлары өчен кагыйдәләр эшли. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда тизлекне сәгатенә 15 километрга кадәр чикләү һәм кайбер зоналарда, мәсәлән, Җиңү монументы янында электр самокатларын куллануны тулысынча тыю планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев