Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада еланнар активлашты

Язның һәм җылы көннәрнең иртә килүе флора һәм фаунага тәэсир итте: еланнар кышкы йокыдан чыга башладылар.

Түбән Кама халкы еланнарны экосукмакта да күргән, шәһәр зиратында да очратканнар. Безнең төбәктә иң киң таралган агулы елан — кара елан. Ул кырда, урманда һәм хәтта дача участокларында да яшәргә мөмкин.

Хәзер еланнар аеруча актив, чөнки аларның «туй» чоры бара. Аларны шәһәр яны зонасында очрату ихтималы зур. Сөйрәлүчеләр, нигездә, кояшта җылынырга чыгалар. Үзеңне саклауның иң гади ысулы — елан теше үтми торган озын кунычлы резина итекләр кию.

Еланнар — куркак җан ияләре, шуңа күрә табигатьтә булганда катып басып йөрү, җиргә тибеп алу кебек хәрәкәтлрә ясарга, һәм, әлбәттә, аяк астына карап йөрергә кирәк. Шулай да сезне елан чаккан икән инде, тәнегезнең зарарланган өлеше белән хәрәкәтләнмәскә тырышырга кирәк.

«Еланнар үзләре китәчәк, кулга алмагыз. Елан тешләсә, жгут салырга кирәк, канны суырмагыз, кан аша агу күчергә мөмкин. Жгут салыгыз һәм медпунктка барыгыз», — дип киңәш итә «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Радмир Галимов.

Организмнан агуны тизрәк чыгару өчен, күбрәк су эчегез. Яраны спирт белән түгел, ә зарарсызландыручы матдәләр белән эшкәртегез. Кул-аякларны кысып бәйләргә кирәкми, бу гангрена белән яный. Иң мөһиме — оператив рәвештә табибка барып җитәргә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев