Түбән Камада «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабы узды
Конкурста төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән, гаиләләрендә һәм хезмәт коллективларында үрнәк булган 14 катнашучы булды.
Түбән Камада «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабы узды.
Конкурста төрле номинацияләрдә 14 катнашучы үзләрен танытты, осталыкларын күрсәтте һәм тормыштагы уңыш серләре белән уртаклашты. Аларның барысы да төрле һөнәр ияләре: китапханәләр системасы җитәкчесе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре, театр артисты һәм башкалар.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе 1998 елдан бирле үткәрелә. Быел конкурс берьюлы өч мөһим датага багышлана: Россия халыкларының бердәмлеге елына, Татарстанның Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм шәһәрнең беренче төзүчеләре елына.
Быел бәйгедә 11 гүзәл зат һәм өч ир-ат уңышлы чыгыш ясадылар. Алар Түбән Кама данын Татарстан күләмендә яклаячак. Конкурсның финалы март аенда узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев