Түбән Камада «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы — 2025» республика бәйгесенең зона этабы үтте
Быел анда 11 конкурсант катнашты.
Түбән Камада «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы — 2025» республика бәйгесенең зона этабы үтте. Быел анда 11 конкурсант катнашты.
Бу — предприятие, мәгариф учреждениеләре үсешенә көчләреннән килгәнчә өлеш кертүче, спорт һәм иҗат белән яшәүче, яшьләрдә патриотик, рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүче төрле һөнәр ияләре һәм төрле милләт вәкилләре.
«Өченче яшь героинясы» номинациясендә блокадачы, сугыш ветераны Рокыя Сәхабетдинова катнашты. Аның чыгышы залдагы бер кешене дә битараф калдырмады.
Зона турында катнашкан 11 кеше дә конкурста үз номинацияләрендә җиңүче булды. Мартта алар республика этабында катнашачаклар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев