Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада «Ел рәссамы-2025» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Комплекслы шәһәр музеенда «Ел рәссамы — 2025» күргәзмә-бәйгесе нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чара узды.

Быелгы күргәзмәдә 30 рәссам катнашты, тамашачылар игътибарына төрле техникада башкарылган 64 картина тәкъдим ителде. Беренче сайлап алу этабын узган 28 эш финалга чыкты. Һәр авторның әсәрләрендә үзенчәлекле стиль, иҗади караш һәм һөнәри осталык ачык чагыла. 

Бәйгенең төп бүләге — «Ел рәссамы — 2025» исеме акварель техникасында иҗат итүче Диләрә Закировага тапшырылды. Аның эшләре нечкәлеге, тирәнлеге һәм сәнгати образлылыгы белән жюри әгъзаларының югары бәясенә лаек булды. Диләра Фәрит кызы шулай ук шәхси күргәзмәләр авторы, шәһәр мураллары дизайнын эшләүче һәм «2025 елның иң яхшы педагог-рәссамы» дигән мактаулы исем иясе буларак та танылган.

Бүләкләү тантанасында Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданы Нина Буханова, Яшь тамашачы театры директоры Роза Аникина, мәдәният идарәсе белгече Светлана Джангидзе катнашты

Фотода: Музей директоры Л. Гатауллина, «Ел рәссамы-2025» бәйгесе җиңүчесе Д. Закирова һәм рәссам М. Әфләтунов. / Фото шәхси архивтан

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев