Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада диспансерлаштыруны өч клиникада үтәргә мөмкин

Шулай ук 2024 елның 6 маеннан консультатив-диагностик поликлиникада өстәмә кабул итү пункты ачылды.

2023 ел нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районында 2043 кеше вафат була, шуларның 483е эшкә яраклы яшьтәге кешеләр. «Эшлекле дүшәмбе» дә «НЦРМБ» баш табибы Руслан Вәлиев шул хакта сөйләде. 

Аның әйтүенчә, сәламәтлек саклау системасының торышы һәм дәрәҗәсе кеше сәламәтлегенә йогынты ясаучы факторлар исемлегендә соңгы урында тора. Беренче урында — яшәү шартлары һәм яшәү рәвеше. Ковид пандемиясе вакытында гомум медицина тикшерүен үткәрү мөмкинлеге булмаганга, колоректаль яман шештән вафат булучылар саны берничә тапкыр артты.

«Скринингны туктату аркасында күкрәк, үпкә шеше аркасында да үлем арта. Ә бит бу авыруларны еллык тикшерү вакытында ачыкларга мөмкин иде», — дип хәбәр итте баш табиб. Үлемгә китерүче сәбәпләр арасында кан әйләнеше системасы авырулары лидерлык итә. Әгәр яман шешләр буенча карасак, хатын- кызларда — күкрәк яман шеше, ир-атларда — простата яман шеше ешрак очрый. 

2024 елның беренче дүрт аенда инсульттан үлүчеләр саны арткан. 

«Бүген безнең яңа мөмкинлегебез бар — ул халыкның репродуктив сәламәтлеген бәяләү максатыннан диспансерлаштыру. 18-49 яшьлек ир-атлар өчен табиб-уролог, спермограмма, микрофлора, УЗИ простатаны микроскопик тикшерү үтү каралган. Шул ук яшьтәге хатын-кызлар өчен: акушер-гинеколог кабул итү, сөт бизләрен пальпацияләү, мазокны цитологик тикшерү, инфекцияләр китереп чыгаручыларны ачыклау өчен лаборатория тикшеренүләре», — дип сөйләде Руслан Вәлиев.

Диспансерлаштыруны өч клиникада үтәргә мөмкин. Шулай ук 2024 елның 6 маеннан консультатив-диагностик поликлиникада өстәмә кабул итү пункты ачылды.

«Профилактика өлкәсендә эшләргә кирәк. Кешеләр үзләрен контрольдә тотарга тиеш. Халык яхшырак яшәргә тырышысын. Хәзер сәламәт яшәү рәвешен үстерергә кирәк», — дип йомгаклады сүзен шәһәр мэры Рамил Муллин.

Ландыш Сәярова 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев